Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Табиблар карантин кертүне сорый

Ковид бөтен дөнья күләмендә чирләүчеләр санын моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә ишәйтеп, рекорд арты рекорд куя. Пандемия башында чир йоктыручылар саны тәүлегенә 88 меңнән артмаган.

Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путин инфекция йоктыручылар саны тәүлегенә 40 мең кешегә җиткәч илдә эш көннәре булмаган көннәр кертте. Бүгенгә әлеге күрсәткеч 2 тапкыр арткан. Роспотребнадзорда белдерелгәнчә, мәҗбүри рәвештә өйдә утыру таләбе юк, чирләүчеләр белән элемтәгә керүчеләр өчен карантин вакыты да киметелгән. Чир йоктыручыларда яңа штамм билгеләре алдагыларына караганда тизрәк сизелә башлый. “Дельта”ның инкубация чоры 6-8 көн булса, “омикрон”ның нибары 2-5 көн тәшкил итә.

Бөтен Россия табиблары аптырашта. Сырхауханәләрр моның кадәр сырхауны кабул итеп өлгерә алмый. Аларга чиктән тыш күп халык агыла. Табиблар әйтүенчә, “омикрон” йоктыручыларның бүгенге ташкыны Россия медицинасын чыгырдан чыгарырга мөмкин.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X