Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Табиб үзең белән йөртергә кирәкле дарулар исемен атады

Кешенең һич уйламаган җирдән хроник авыруы көчәеп китәргә яки баш өянәге кузгалырга мөмкин. Өйдән чыкканда, кесәңдә яки сумкаңда нинди дарулар булсын? Бу хакта терапевт, гаилә докторы Татьяна Романенко сөйләгән.

Аның әйтүенчә, хроник чирләрдән интегүчеләргә үзләренә ашыгыч ярдәм өчен кирәкле препаратлардан аерылмау хәерле, шул турыда "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

“Йөрәктә проблемалар бар икән, кан басымын төшерә торган дарулар йөртү кирәк. Нитроглицерин да шунда булсын. Сәдәфкә үрелгәнче, кулны сөртеп кую өчен спиртка чылатылган салфетка яки санитайзер да сумкадан чыкмаска тиеш”, – дигән ул.

Табиб фикеренчә, калганын кеше үзенә ничек җайлы, шулай эшләргә мөмкин. Ә менә баш даруын даими йөртү мәҗбүри түгел. “Авыртуны баса торган даруларны даими рәвештә үзең белән йөртү кирәкмидер дип уйлыйм. Ник дигәндә, һәр баш авыртуның үз сәбәбе бар. Аның басу өчен ниндидер ашыгыч гамәл таләп ителми. Өйгә кайтып җиткәч тә, чарасын күрергә була”, – дип аңлатып үткән Романенко.

Әмма чыгарма очрак та бар: баш өйнәгеннән интегүчеләргә кагыла бу. Мондыйлар даруны үзләреннән калдырмаска тиеш. Өянәкнең беренче билгеләре сизелүгә үк дару кабып куйсаң, авырту тизрәк басылачак.

Тагын шунысы бар: гаилә докторы даруларны тартмасыз гына йөртергә киңәш итми. Гәрчә шулай уңайлырак булса да. Тартмасыннан алынган дару үзенчәлекләренә, җылы бүлмәдән суыкка чыккач, зыян килергә мөмкин. Аннан килеп, берникадәр вакыттан соң яраклылык вакыты чыкканмы-юкмы икәнен белү дә авыр булачак, дигән табиб.

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев