Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сыерларга вакцинация кирәкме-юкмы?

Сыерларга вакытында ясалган вакцинация мал сәламәтлеген генә түгел, кеше сәламәтлеген дә кайгырта. Ул лейкоз, бруцеллёз авыруларын кисәтә. Шулай ук котыру, себер язвасы, тилчә (ящур), йогышлы авыруларны да үзвакытында ясалган вакцина тоткарлый.

Вакциналарның төрләре 

Комплекслы, бер генә авыруга юнәлдерелгән (моновалентная).

ТАУРУС йогышлы авыруларны кисәтә. Әйтик, ринотрахеит (ИРТ), вируслы диарея (ВД), парагрипп-3 (ПГ-3) һәм лептоспироз.

КОМБОВАК, Бовилис BVD – болар ринотрахеит, парагрипп-3, вируслы диарея, респиратор,авыз куышлыгы авыруларына каршы. 

Катнаш (ассоциированная) вакцина составына штамм, себер язвасы һәм тилчә вируслары керә.

Трихостав – трихофития һәм гөмбәчек, тире авырулары профилактикасы максатыннан кулланыла. 
Нобивак – котыруга каршы.

Йогышлы авыруларга каршы вакцинаны ничә яшьтә ясыйлар?

2 ай – туберкулезга тикшерәләр.

4 айда – бруцелёзга.

6 айда – лейкозга.

Сыер бозаулагач, елына ике тапкыр бруцеллёз һәм туберкулёзга тикшертергә кирәк.

Планлы вакцина ничә яшьтә ясала?

Бозауга анасыннан күчкән иммунитет тотрыклы түгел. Шуңа күрә аны яшьтән үк ныгытырга кирәк. 

Комплекслы вакцинаны бозауларга 1,5 айлык вакыттан 3 атна тәнәфес белән ясыйлар. 

6 айда тагын кабатлыйлар. 

Таналарга да вакцинаны ел саен кадыйлар. 

Берничә тапкыр кабатлана торган (поливалентная) вакциналар

1,5 айдан алып 6 айга кадәр – котыру, тилчә, себер язвасы, сальмоналез (8-12 көннән кабат), колибактериоз (2 атнадан кабат), трихофития. 

1 яшьтән зуррак малларга – “эмфизематозный карбункул”, тилчә котыру, себер язвасы, тейлериоз, пастереллез, бруцеллезга каршы. 

Сыерларга вакцинаны орлыкландырырга 2-3 атна кала ясыйлар.

Источник: http://akcharlak.com/

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X