Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Соцпакетмы, акчамы?

Федераль ташламаларга ия булучылар 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файланыргамы яисә аның урынына акча алыргамы дигән мөһим карар кабул итәргә тиешләр. Социаль хезмәтләрдән баш тарткан очракта акча компенсациясенең күләме 863,75 сум тәшкил итә.

Әмма моны нык уйлап эшләү зарур, соңыннан, үкенерлек булмасын. Ник дисәң, акчаны сайлаган очракта, сәламәтлеге какшап китеп, дәвалану өчен зур сумма кирәккәндә, кеше кыен хәлдә калырга, компенсация акчасының гына моңа җитмәве мөмкин. Бу очракта соцпакеттан баш тартучыларга кыйммәтле даруларны үз акчаларына сатып алырга туры килә. Кайвакыт авыруларны дәвалау өчен кирәк булган препаратларның суммасы бик зур – унар, хәтта йөзәр мең сумнарга җитә.

Социаль пакет табиб рецепты буенча бушлай дарулар белән генә тәэмин итеп калмыйча, бушлай дәвалану һәм кыйммәтле операцияләр ясату мөмкинлеге дә бирә.

-Бүген безнең районда федераль ташламага ия 2030 кеше яши. Болар – сугыш ветераннары һәм инвалидлар, барлык төркем инвалидлар, инвалид балалар, блокадниклар һәм башка кайбер категория халык, шуларның 1214е социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартты, - ди Пенсия фондының Чирмешән районындагы бүлеге җитәкчесе Лилия Гатина. - Социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны 2019 елның 1 октябренә кадәр кире кайтарырга мөмкин. Моның өчен гариза белән Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2018 елда бушлай дарулар алучыларга гариза язу кирәкми.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев