Соңгы тәүлектә республикада 38 кеше коронавирус йоктырган
COVID-19 йоктыручыларның 21е хастаханәләргә салынган, 17 кеше өйләрендә дәвалана. Республиканың коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы 18 июньгә шундый мәгълүматлар бирә.
Иң күп авыручылар Казанда (19), Чаллыда - 9, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында – икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч, Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән. Чирмешәндә COVID-19 йоктыруның яңа очрагы расланмаган.
Зинһар, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев