Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Соданың файдалы үзлекләре

Аш содасының тәме күпләрнең авызында торадыр, мөгаен. Чөнки салкын тиеп авырганда элек баланың авызын, тамак төбен содалы эремә белән чайкату табигый хәл иде. Хәзер инде бу уңайдан даруханәләрдә нинди генә препаратлар сатылмый. Шуңа да карамастан, әле дә халыкта аш содасы дәвалануның бер коралы булып тора.

- Коры ютәл борчыганда 1 стакан җы­лы сөткә 1 чәй кашыгы аш содасы са­лып болгаталар һәм әкренләп эчәләр.

- Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.

- 0,5 чәй кашыгы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.

- 0,5 чәй кашыгы сода белән 1 чәй кашыгы тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.

- Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.

- Урт ялкынсынганда да содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.

- Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.

- Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы содага аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарар китергән урыннарга сөртәләр.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев