Россиядә социаль пенсиянең уртача күләме артты, ул быелның 1 июленнән 15,5 мең сумнан артып китте. Бу хакта РИА Новости Социаль фонд системасы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
Социаль пенсиянең уртача күләме быелның 1 июленә 15 534 сум тәшкил иткән. Пенсия 1 гыйнвардан 2 мең сумнан артыкка күтәрелгән. Шул ук вакытта эшләмәүче пенсионерлар өчен бу төр пенсия күләме 15 856 сум тәшкил итә. Эшләүче социаль пенсия алучыларга аена 11 659 сум түләнә.
Нет комментариев