Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Сочида ял итүче Татарстан гаиләсе, көчле яңгыр яву сәбәпле, улларын югалткан

Сочи шәһәрендәге көчле яңгырлар фаҗигале хәлләргә сәбәпче булган. Татарстаннан Лазаревскоега ял итәргә барган ана улы белән шәһәр урамыннан барганда, ливневка люгы ачык калган булып, улы шунда төшеп киткән.

Ачыргаланып кычкырган, ярдәм сораган ананы төшергән видео интернетта да пәйда булды. Кызганычка каршы, аңа бекем дә ярдәм итә алмаган.

Коткаручылар баланың шәһәр астыннан аккан елгага эләгеп, диңгезгә агып киткәнен ачыклый. Баланың мәетен диңгез буеннан тапканнар.

Сочи мэриясе әлеге гаиләнең кайгысын уртаклаша, аларның яшәү һәм юл чыгымнарын капларга вәгъдә биргән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сочи юл фаҗигаләре