Татарстан территориясендә, аеруча көнбатыш районнарда, юлларда бозлавык сакланачак, шулай ук кайбер районнарда томан булачак.
Татарстан синоптиклары 2021 елның беренче көнендә һава шартлары бозылуы турында кисәтә. 1 гыйнварда Татарстан территориясендә, аеруча көнбатыш районнарда, юлларда бозлавык сакланачак.
Шулай ук кайбер районнарда томан булачак. Урыны белән кар, җепшек кар явачак. Иртән -7.-12 градус, көндез -5.-10 градус көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
2 гыйнварда республикада урыны белән кар көтелә. Төнлә -8.-13, көндез -5.-10 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.
3 гыйнварда төнлә бераз кар явачак, кайбер районнарда буран чыгарга мөмкин. Төнлә -8.-13, көндез -4.-9 градус фаразлана. Юлларда — бозлавык, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Подробнее: tatar-inform.tatar
Нет комментариев