Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Синоптиклар «чын» язның кайчан башланачагын фаразлады

Февраль аенда Татарстанда температура климатик нормадан 8 градуска югарырак булган. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада җылытачак һәм явым-төшемнәр башланачак.

18 февральдә 1 градус салкын, ә 19 февральдә  – 1 градус җылы булачак. 20 һәм 21 февральдә 0 градус булыр дип фаразлана. Метеорологлар хәбәр итүенчә, бу айда явым-төшем нормасы 4 миллиметрга артып, 38 миллиметрга тәшкил иткән.

— Явым-төшем буенча уртача күпьеллык норма бу кышта якынча ике тапкыр артып китәчәк. Кар катламының биеклеге хәзер 70 сантиметр, ә күпьеллык уртача норма – 40 сантиметр, — диде Юрий Переведенцев.

Переведенцев искәртүенчә, Татарстанда кыш март аенда гына тәмамлана, тик ул салкын булмаячак. Кар катламы апрель урталарына эреп бетәр дип фаразлаган ул.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев