Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Сәламәтлегеңә зыян килмәсен!

Яңа ел табынындагы “авыр” ашларны нәрсә белән алыштырырга?

Зыянлы Яңа ел ризыклары рейтингында майонез күпләп салынган салатлар беренче урында. Бу хакта табиб-диетолог Анна Басова белдерде. Табиб билгеләп үткәнчә, күп нәрсә Яңа ел салатларының төп ингредиентларына да бәйле. Ләкин, практика күрсәтүенчә, мондый кышкы бәйрәм ашларында яшелчәләргә караганда майлы ризыклар күбрәк була.
“Зыянлы Яңа ел сыйлары исемлегенә кыздырылган ит яки тавык та керә. Аларны томалап пешерелгәнгә алыштыру яхшырак. Шулай ук колбасадан, ысланган итләрдән баш тартырга кирәк”, — дип аңлата диетолог.
Шикәре күп булган газлы сулар, сутлар һәм спиртлы эчемлекләр сәламәтлек өчен “зыянлы” исемлеккә эләккән. Эксперт сутларны су белән сыекларга киңәш итә: 1/3 сутка 2/3 су алына. Минераль суга караганда, гадәти су куллану яхшырак булачак.
“Алкогольдән бөтенләй баш тартырга теләмисез икән, өстәлгә минималь шикәре һәм градусы түбән булган эчемлекләр — коры шәраблар кую яхшырак”, — дип билгели Анна Басова.
Яңа ел мәҗлесләре вакытында организмга йөкләнешне киметү өчен, табиб бәйрәм салатларын: авокадо, брокколи, пекин һәм төсле кәбестә, алма кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән аралаштырырга киңәш итә. Бу ингредиентлар салатларны файдалы итәчәк.
Диетолог ассызыклавынча, өстәлдәге кабымлыклар никадәр җиңелрәк булган саен, шулкадәр яхшырак, ә артыгын ашау организм өчен хәвефле.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев