Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россиялеләр посылкаларын паспортсыз ала алалар

Почтада шәхесеңне электрон кул тамгасы ярдәмендә раслап булачак.

Почта бүлекләреннән посылкаларны һәм заказлы хатларны алганда паспортны электрон кул тамгасы алыштыра алачак. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Электрон кул тамгасын “Россия почтасы” сайтында яки почта бүлекләрендә теркәлү формасын тутырып кертеп була.

Посылканы алу өчен, операторга фамилия, исем, әтиеңнең исемен яки җибәрелгән трекинг-номерны әйтергә кирәк. Шуннан соң мобиль телефонга раслау коды турында хәбәр килә һәм шуны почта хезмәткәренә әйтергә кирәк була.

Түләргә кирәк булмаган посылкаларны электрон кул тамгасы белән раслап алып була.

“Россия почтасы”нда посылкаларны һәм заказлы хатларны электрон кул тамгасы ярдәмендә тапшыру вакытны биш тапкырга кыскартачак, дип саныйлар.

Фото: pixabay.com | mullleno4ka

tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X