Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Россия көнендә һава торышы нинди булыр?

Якындагы ялларда Казанда һәм Татарстанда җылы һава, явым-төшемнәр көтелә.

Россия көнендә һава шартлары турында тулырак итеп КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде, дип яза "Шәһри Казан".

Татарстанда һава торышы Россия көнендә шактый уңайлы булырга вәгъдә итә. «Республика территориясендә 12 июньдә бу атнада иң җылы көн булачак. Көндезге температура 27 градустан югарырак, төнлә  +17 градус булуы көтелә. Әмма шимбә көнне салкын атмосфера фронты узачак, ул көчле җилле яңгырлар китерәчәк», - дип хәбәр итте Юрий Переведенцев.

13 июньдә, салкын фронт үткәч, җил үз юнәлешен үзгәртәчәк, һәм республикага төньяк-көнчыгыш һава агымнары киләчәк, дип белдерә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге. Ялларда һава температурасы сизелерлек кимиячәк: көндез - 13-18 градус, төнлә - 10-12 градус җылылык булуы көтелә.

Дүшәмбе көнне Татарстанга җылы һава торышы кире кайтачак: көндез термометр баганасы 22 градуска кадәр күтәреләчәк, төнлә - 10 градуска кадәр.

Тулырак: чыганак

Лилия Саттарова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев