Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ришат Төхвәтуллин тормышында узган елда булган биш кызыклы факт

Беренчесе, әлбәттә, "Болгар радиосы миили музыкаль премиясе"н тапшыру тантанасында безнең коллективның "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш. Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да. Өченчесе....

Беренчесе, әлбәттә, "Болгар радиосы миили музыкаль премиясе"н тапшыру тантанасында безнең коллективның "Иң иҗади төркем" исеменә лаек булуы. Бу, чынлап-та, безнең өчен зур вакыйга, зур уңыш.

Икенчесе. Ниһаять, фатирлы булдым. Мин яшәгән йорт бик матур җирдә урнашкан. Үземә бар да ошый: тирә-ягындагы тәбигать тә, йорт алдында бар булган уңайлылыклар да.
Өченчесе. Минем төркем яңа музыкантлар белән тулыланды. Мин һәрвакыт яхшы, иҗади коллектив хакында хыялланып йөри идем. Гитарачы Ренат белән скрипкачы Дажгын тамашачының да күңеленә хуш килде.
Дүртенчесе. Узган елда концертлар белән Төркия, Әзербайжан, Казахстан, Үзбәкстан кебек илләрдә дә чыгыш ясадык.
Иң соңгы һәм иң кызыклы факт - популяр сайтларның берсендә тавыш бирүләр буенча минем кандидатура иң көнләшерлек буйдак егет исемен яулады. Монысы да, үзенә күрә, бик күңелле факт.
http://www.syuyumbike.ru/brendlar/?id=6894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Ришат Төхвәтуллин