Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

РФ Мәгариф министрлыгы тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә җыена

Моңа кадәр рус теле һәм математикадан булган бердәм дәүләт имтиханнары мәҗбүри иде. Россия Мәгариф министрлыгы 2022 елдан соң тарих фәне буенча мәҗбүри БДИ кертергә планлаштыра, дип яза ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама белән ria.ru.

Министр билгеләп үткәнчә, чит телләр буенча мәҗбүри БДИ гамәлгә кергәннән соң, тарих буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы турында карар кабул ителәчәк. Әлеге ике имтиханның икесен бер үк вакытта түгел, ә бер-бер артлы кертәчәкләр. Чөнки чыгарылыш класс укучыларына яңа таләпләргә ияләшергә күпмедер вакыт кирәк булачак.

Россия мәгариф күзәтчелеге җитәкчесе Сергей Кравцов хәбәр итүенчә, чит телләрдән БДИ 2022 елда кертелә, хәзерге вакытта биремнәр буенча эш башланган инде.

http://maydan.tatar

фото с сайта: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев