Хастаханәсендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдерделәр һәм паникага бирелмәскә чакырдылар.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә дәвалау учреждениесенә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар китерелүе турындагы мәгълүматны кире кактылар, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
Татарстанда Республиканың клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган пациентлар китерүләре турында хәбәрләр тарала башлаган.
«Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Кадерле татарстанлылар һәм республика кунаклары! Зинһар өчен, паникага бирелмәгез – Республика клиник хастаханәсе гадәти режимда эшли», - дип белдерделәр медицина учреждениесендә.
Нет комментариев