Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Республика халкы көненә Covid-19 темасына 150ләп спам-хат ала

Республиканың төп предприятиеләренең берсе шундый ялган хәбәрләрне декабрьдә үк ала башлаган.

Татарстанда коронавирус темасына бер адресат алган спам-хатлар саны көнгә 150гә җитә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

«Мисал өчен декабрьдә, коронавирус тарала гына башлаганда, Татарстанның төп предприятиеләренең берсендә көн саен 1-2  спам-хәбәрләр килүе теркәлгән, алар шәхси саклану чаралары сату белән бәйле», — диелә хәбәрдә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, медицина учреждениеләре, күзәтчелек органнары исеменнән ялган хатлар җибәрелгән, алар акча урлау максаты белән эшләнгән.

«Ялган хәбәрләр төрле оешмалар: Россия кулланучылар күзәтчелегеннән санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйларга түләүнең яңа кагыйдәләре, салым органнарыннан салымнарны кире кайтару дип һәм эпидемиягә бәйләп башкалар исеменә яшеренеп килә», — дип сөйләгән агентлыкка SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд.

Явыз ниятлеләр бу хәлдән актив файдалана: күпсанлы фишинг битләре, янәсе, битлек яки коронавируска тестлар сатучы сайтлар барлыкка килә. Ел башыннан «Касперский лабораториясе» экспертлары шундый 4,6 меңнән артык шикле ресурсны ачыклаган.

фото: Екатерина Семенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев