Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Район суды 25 яшьлек чирмешәнлене мошенниклык өчен хөкем иткән

Район прокуратурасы 25 яшьлек чирмешәнле Альмир Жораевка карата РФ Җинаятьләр Кодексы буенча мошенниклык буларак билгеләнүче җиде җинаять кылуда дәүләт гаепләвен нигезле дип тапты.

-Суд тарафыннан түбәндәгеләр мәгълүм була: хөкем ителүче 2017 елның мартыннан октябрь аена кадәр, алдап һәм ышанычларын яулап, гражданнарның барлыгы 215 мең сум акчасын үзләштерә, - ди район прокуроры  урынбасары Юрий Иванов. - Күршесе дә, шул мошенниктан зыян күреп, 7 мең сум акчасын урлата, район авылларының берсендә яшәүче тагын берәү Альмир Жораевның ниятен белмичә, аңа 90 мең сум акчасын бирә. Туйларда тамада булып та акча эшләгән Жораев, алдау юлы белән, кияүнең әтисенең 18 мең сум акчасын үзләштерә. Бергә эшләүче хезмәттәшләре дә мошенник корбаны булалар. Икесен алдап, ул аларны үзенә 20 шәр мең сум акчаларын бирергә күндерә. Икенче юлы бер пенсионердан, юл-транспорт һәлакатендә җимерелгән автомобилен бик тиз ремонтлау өчен кирәк дип, акча ала. Пенсионер аңа 50 мең сум акчасын биргән. Зыян күрүчеләр арасында тагын бер хатын-кыз бар, ул, мошенникка ышанып, 10 мең сум акчасыннан “колак кага”.

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таныды.

Барлык әлеге җинаятьләре өчен, суд Альмир Жораевны 3 ел да 6 айга сынау срогы белән 1 ел да 6 айга шартлы рәвештә хөкем итте. Болардан тыш, зыян күрүче гражданнарның 214500 сумга исклары дәгъвалары канәгатьләндерелде.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев