Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Прививканы беренче чиратта кемнәргә ясатырга кирәклеген аңлаттылар

Коронавирустан вакцинацияне беренче чиратта кемгә ясатырга кирәклеге турында Агафонова исемендәге Республика клиник инфекцион хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Созинова ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева уздырган туры эфир вакытында сөйләде.

Созинова вакцинациягә һәрвакытта да уңай карашта булуын әйтте. Хәзерге вакытта коронавируска һәм башка инфекцияләргә каршы прививка ясату өчен барлык шартлар да тудырылган булуын искәртте, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә. 

«Бар кешегә дә прививка ясатырга кирәк. Бигрәк тә риск төркеменә кергән, хроник авырулары булган, башкалар белән контактта еш булган кешеләр, шул исәптән җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләре беренче чиратта вакцина ясатырга тиеш», — диде Юлия Созинова.

Спикер әйтүенчә, беренче чиратта хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче кешеләр прививка ясатырга тиеш.

«Вакцина куркыныч түгел — мин моңа үз тәҗрибәмдә инандым. Өлкән яшьтәге туганнарым һәм әти-әнием дә прививка ясатты», — диде Созинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев