Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Помидорны ничек кызартырга?

Бакчачыга файдалы кинәшләр.

1. Ике көн рәттән помидорларга алсу марганцовка эремәсе сибегез. Бер атнадан алар бердәм төстә кызара башлый.
2. Куакларга йод эремәсе сибәргә дә мөмкин. 10 л җылы суга 30-35 тамчы йод тамызыгыз да, куакларга “яңгыр яудырыгыз”.
3. Киселгән, ярылган помидорлар башкаларына караганда тизрәк кызара. Шуңа күрә җимеш сабагы яныннан тешказыгыч белән бер-ике тишек ясагыз.
4. Банан кабыгы да помидор кызаруга ярдәм итә. Моның өчен банан кабыгын полиэтилен пакетка салып, аны яшел помидорлы сабакка киертеп, 2-3 көн тотарга. 2-3 көннән соң помидорлар кызара башлар.
5. Спирт та помидорга кызарырга ярдәм итә. Моның өчен “одноразовый” шприцка аракы җыеп, һәр помидорга 0,5 мл укол ясарга кирәк. Алкоголь белән кушылганнан помидорның тәме дә, химик составы да үзгәрми.
6. Яшел помидорлар күренә башлау белән сугару һәм ашлауны туктатырга кирәк.

akcharlak.com

Фото pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев