Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пластиктан ясалган әйберләр ничә ел таркалмыйча ята?

Пластик әйберләр таркалганда барлыкка килгән зарарлы матдәләр грунт суларына эләгә һәм эчә торган су яраксызга әверелә.

Супермаркеттан алган пакетлар, тәрәзә рамнары, телефоннар һәм компьютерлар, җиһазлар һәм башка көндәлектә кулланыла торган әйберләр пластиктан ясала. Синтетик тукымалардан ясалган әйберләр бик озак еллар таркалмый. 

Бер елда кешелек йөзләрчә миллион тонна пластик эшләнмә ясый. Аннары чүплеккә чыгарып ыргыта. Бу әйберләр тиз генә таркалмый.

Технологик процесска бәйле рәвештә, пластик әйберләр уртача 400-700 ел эчендә таркала. Супермаркеттан алынган пакет таркалу өчен 100-200 ел, телефон корпусы өчен - 600-700 ел кирәк.

Чагыштыру өчен - пыяла шешә таркалу өчен миллион ел кирәк булырга мөмкин.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, пластик турыдан-туры тере табигатькә зыян салмый. Аның химик матдәләре токсик булмый. Тик туфракка эләккәч, пластик әйберләр вак кисәкчеләргә бүленә, шулай итеп алар әйләнә-тирәгә матдәләр тарата башлый. Бу хлор, токсик яки канцероген матдәләр булырга мөмкин. Алар грунт суларына эләгә һәм эчә торган су яраксызга әверелә.

Пластикның микрокисәкчеге бөҗәкләр һәм хайваннарның ашказанына эләккәч, турыдан-туры сәламәтлеккә зыян китермәсә дә, ашкайнату эшчәнлеген бозарга мөмкин. Бу проблема Дөнья океанында яхшы күзәтелә. Бирегә ел саен дистәләрчә миллион тонна пластик калдыклары эләгә.

Пластикны чүп полигоннарында дөрес итеп эшкәртү һәм утилизацияләү - планетадагы тереклекне пластик таркалганда барлыкка килә торган зыяннан тере организмнарны саклауның бердәнбер ысулы, диелә хәбәрдә. 

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев