Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Петрушка ашагыз

Әлеге яшел тәмләткечнең 100 граммында якынча ике көнгә җитәрлек С витамины бар.

  • Ашказаны сыекчасы кислоталылыгы түбән булганда һәм гастрит борчыганда, 3 чәй кашыгы вакланган петрушка тамырын, 1 стакан кайнар суга салып, 10 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 4 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.
  • Гемоглобин түбән икән, петрушка яфрагы белән тамырын шул килеш ашыйлар.
  • Пиелонефрит диагнозы куелганда, 100 г петрушка тамырын, 1 литр кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр. Икегә бүлеп, көн дәвамында эчәләр. Атна-ун көннән уңай якка үзгәреш сизелергә тиеш. Болай эшләргә дә мөмкин: 800 г яшел тәмләткечне кайнар суда пешекләп турыйлар. Күмелгәнче сөт өстиләр һәм мичтә төнәтәләр. Шуны сәгать саен 1-2шәр аш кашыгы кабул итәләр.
  • Бавыр белән үт куыгында таш булганда, 20 г вакланган петрушка яфрагы белән тамырын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1/3әр стакан эчәләр.
  • Бөер һәм бәвел куыгына таш утырса, 1 кг петрушканы тамыры белән бергә вак итеп турыйлар, шунда ук вакланган сельдерей, 1 кг бал һәм 1 литр су өстиләр. Сүлпән утта кайнаталар. Тагын 1 литр су кушып янә кайнатып чыгаралар. Суынгач, барлыкка килгән ширбәтне ашарга ярты сәгать кала 3әр аш кашыгы эчәләр. Төнәтмәне суыткычта сакларга кирәк.
  • Шешенгәндә, кич 1 стакан вак­ланган петрушка яфрагы белән тамырын 2 стакан кайнар суга салып калдыралар. Иртән сөзеп, уртача зурлыктагы 1 лимон согы өстиләр. Көнгә 5 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр. 2 көн­нән 3 көнлек тәнәфес ясыйлар да, дәвалануны дәвам итәләр.
  • Атеросклероз авы­руы булганда көн саен яшел петрушка ашарга киңәш ителә.

akcharlak.com

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев