Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсионерларга 13нче пенсия түләү мәсьәләсенә ачыклык кертелгән

Россиядә 13нче пенсия түләүгә 600 миллиард сум чамасы кирәк булыр иде, ләкин дәүләт бюджетында бу максатка акча җитмәячәк. Социаль анализ һәм фаразлау институты өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Ул депутатларның мондый тәкъдимне Европа илләрендәге тәҗрибәгә (аларда инде күп еллар буе 13нче пенсия түләнеп килә) таянып кертүләрен билгеләп үткән.Әмма безнең илдә айлык түләүләрне бик нык киметкән очракта гына мондый түләү кертергә мөмкин.

Белгеч сүзләренә караганда, хезмәт хакларыннан алып калына торган иминият җыемнары хисабына 13нче пенсияне биреп булмый, чөнки алар айлык пенсияләрне түләүгә китеп бара. Моннан тыш оборонага һәм хәрби техникага бик күп акча сарыф ителә.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев