Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Өйдә тозлаган кыярны ашагыз...

Табиблар вирусларга каршы ярдәм итәчәк ризыкларны атаган.

Табиблар эчәклекнең сәламәт флорасын саклауга һәм организмның вирусларга һәм бактерияләргә каршы саклану механизмнарын активлаштыруга ярдәм итәчәк ризыкларны атаган.

Табиблар киңәше буенча, организм өчен пробиотик ризык алу бик мөһим. Бу файдалы матдәләр махсус препаратларда гына түгел, кайбер гадәти ризыкларда да бар.

Мәсәлән, шикәр һәм артык өстәмәләр салынмаган гадәти натураль йогурт файдалы. Ризыкның яңа эшләнгән булуы мөһим, ул чакта эчәклекнең нормаль эшләве өчен кирәкле әчкелтем сөт бактерияләре күбрәк була. Кефирда да бик күп пробиотиклар булуы билгеле.

Табиблар шулай ук рационга тозлы кәбестә һәм кимчи кертергә киңәш итә. Аларда эчәкләр өчен кирәкле клетчатка һәм иммунитет өчен витаминнар күп. Өйдә тозлаган кыярда да пробиотикларның җитәрлек булуы ачыкланган. Кибеттә сатылган тозлы кыярда исә алар бөтенләй юк икән.

Сырлар арасында моцарелла, чеддер, гауда һәм пармезан сортлары пробиотикларга бик бай.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев