Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җомга мөбарәк булсын!

Җомга көн – мөселманнарның догалары һəм изге гамəллəре кабул була торган мөбарəк бəйрəме.

Көннәрнең иң бөеге – җомга көне. Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә җомга көнне булачак” (Мөслим).

Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшлəрдəн тыелу, игелекле гамəллəр кылырга тырышу, фəкыйрьлəргə сəдакалар бирү, əти-əни һəм туганнар белəн күрешеп, аларның хəллəрен белешү, зиратка барып, яки өйдə Коръəн укып, савабын мəрхүмнəрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръəн уку, зекер əйтү һəм догалар кылу белəн үткəрергə кирəк.

Бик фəкыйрь булмаган кешегə җомга көнне дөнья эшлəрен күп эшлəмичə, гыйлем, гыйбадəт һəм вəгазь мəҗлеслəрендə булу, дуслар һəм туган-тумачалар белəн күрешеп, бəйрəм итеп, шатлык белəн үткəрү – күркəм гадəт.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев