Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Нурлат кызы Чирмешәндә укый, үзен яхшы яктан гына күрсәтә

Нурлат кызы София Евлеева кадетлар мәктәп-интернатында белем ала. Тарих һәм җәмгыять белеме белән кызыксынучы кызның хыялы – юридик өлкәдә эшләү, кадетлар мәктәбенә дә шул максат белән килгән.

-Биредә уку - хәрби тормыш белән танышу, үз сәләтләреңне ачу өчен яхшы мөмкинлек. Алдагы тормышыңны хәрби хезмәт белән бәйләргә теләсәң һичшиксез кадетлар мәктәбеннән башларга кирәк, - ди 11 сыйныф укучысы.

Ул төрле конкурслар, олимпиадалар призеры. Күптән түгел рус телендәге иншалары белән Казанда узган Лев Толстой исемендәге конференциядә катнашкан, Мәскәүдә булган “Россия 2035” конкурсына да барган. Укудан кала, спорт белән дә актив шөгыльләнә, бассейнга йөри.

- Чирмешәндә йөзү буенча тренер булмавы гына уңайсызлыклар китерә, - ди София.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X