Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ни өчен кер юу порошогына тоз салалар?

Тоз бик күп кер юу гельләрен алмаштыра ала.

Тозны ризык әзерләгәндә генә түгел, башка максатларда да кулланалар. Шуларның берсе - кер юганда.

Киемдәге кан, шәраб, май тапларын тоз җиңел бетерә. Моның өчен тап өстенә тоз сибегез дә бер сәгатьтән соң киемне юыгыз.

Кайбер кием-салым юганнан соң төсен үзгәртә, тоныклана, күгәрә. Гадәттә, бу дөрес порошокны сайламаганлыктан, яки кер юу машинасын дөрес режимга куймаган очракта барлыкка килә. Киемнең төсен саклап калу өчен махсус гельләр сатыла. Әгәр дә ул булмаса, кер юганда порошок белән бергә бер аш кашыгы тоз салыгыз. Чагу киемнәрегез төсен саклап калачак.

Кием-салымга тутыккан тимер тиеп торса, аны юу файдасыз, дияр күпләр. Тозга бераз лимон суты кушыгыз да шушы катнашманы тап өстенә сөртегез. Ул кипкәнче шулай торсын. Ә аннары киемне кер юу машинасының "чайкату" режимында юарга мөмкин.

Кер юганда тоз салырга курыкмагыз. Хәтта саргайган пәрдәләрне дә тоз ярдәмендә агартырга мөмкин. Аның күләмен генә арттырмагыз. Моның өчен 1 литр суга 3 аш кашыгы тоз салырга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев