Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Негатив тартучы әйберләрне өйдә тотмагыз!

Белгечләр 7 әйберне яшәгән җирегездән тиз арада чыгарып ташларга киңәш итә. Нәрсәләр алар?

Яшәгән өебездә яхшы энергетика булуы мөһим. Моның өчен нәрсәләрне өйдә сакларга ярамаганны белергә кирәк.

Ватык көзге. Биоэнергетиклар фикеренчә, алар өйгә бәхетсезлек алып килә, уңай энергетиканы тискәрегә әйләндерә. Ялгыш көзге ватсагыз, аны тизрәк чыгарып ташлагыз.

Кителгән, чатнаган савыт-сабаны дә өйдә сакларга кирәкми. Ул сезгә уңышны китермәячәк. Шуңа күрә савыт-саба ватылу белән алардан котылыгыз.

Иске аяк киеме өй хуҗалары өчен бик хәвефле икән. Хәтта өйдә кия торган иске тапочкалар да үзенә күп негатив энергетика җыя, ди. Искергән, таушалган әйберләрне өйдән чыгара барыгыз, яңаларга урын булдырыгыз. Югыйсә, көннәрегез ызгыш-талашта үтәчәк.

Кәгазь һәм буш шешәләр негатив энергия үткәрүчеләр, дип ышандыра белгечләр. Алар зур көч белән үзләренә начарлык суыра икән. Шуңа иске гәзит-журналлар, буш шешәләр җыймагыз.

Гаҗәпләнерсез, ләкин иске себерке дә, күп кулланылган идән чүпрәкләре дә негатив энергия чыганагы икән. Аларны алыштырып торыгыз!

Мәрхүм якыннарыгызның да әйберләрен сакларга тырышмагыз. Алар яшәү көчен суыра.

Үрелеп үсүче гөлләр кешенең уйларын бутый икән. Алар өй хуҗасын шикчел ясый, негатив уйларга этәрә. Аларны өйдән чыгарсагыз, ачык фикерли башларсыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев