Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Начар гадәт упкынга илтә

Бүген татарстанда 6 меңнән артык наркоман исәпкә алынган, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу сан 100 меңнән дә артып китә. Наркомания - авыр һәм дәвалауга кыен бирелүче психик авыруларның берсе. Наркотиклар - психик үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләр. Кеше аңа тиз күнегә. Наркоман үзенә кирәкле дозаны ала алмаганда аның башы, йөрәге авырта,...

Бүген татарстанда 6 меңнән артык наркоман исәпкә алынган, рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, бу сан 100 меңнән дә артып китә.

Наркомания - авыр һәм дәвалауга кыен бирелүче психик авыруларның берсе.

Наркотиклар - психик үзгәрешләр китереп чыгаручы матдәләр. Кеше аңа тиз күнегә. Наркоман үзенә кирәкле дозаны ала алмаганда аның башы, йөрәге авырта, эчәклегенә зыян килә, кәефе кырыла, гомумән, үзен начар хис итә.

Наркотиклар иммунитетны йомшарта, организмны көчсезләндерә.
Наркотикларны даими кулланучыларның күз карасы киң яисә, киресенчә, кысылган була, андый кешеләр тиз кызып китүчән, тупас, астыртын. Аларның хәтта, йөрешләре дә үзгәрә, яраткан шөгыльләренә кызыксыну бетә. Ә менә акчага ихтыяҗ арта бара.

Кешенең наркотиклар куллануын белгечләр генә ачыклый ала. Бу чирдән мөстәкыйль рәвештә котылып булмый диярлек. Моның өчен тәҗрибәле психиатр-наркологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәвалауны никадәр иртәрәк башласаң, бу чирдән котылу мөмкинлеге дә күбрәк була. Наркоманнарны махсус дәвалау учреждениеләрендә дәвалыйлар. Әгәр дә сезгә яисә якыннарыгызга шундый медицина ярдәме кирәк булса, Чирмешән үзәк больницасының 2-57-84 "ышаныч" телефоны буенча шалтырата аласыз.

Заира Долгополова, район үзәк больницасы врач-наркологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наркомания

2
X