Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мунча себеркесе әзерлибез

Мунча себеркесе, пиннек, миннек... Җыйдыгызмы әле?

Себеркегә дигән агач ботакларын Питрауга кадәр, яшь ботакларда сок кибәргә өлгергәнче, коры көндә, төштән соң, чык тамчылары кипкәч җыярга кирәк. Ботаклар 50 см тирәсе булырга тиеш. Себерке сабакларының аскы яфракларын өзәләр, калын сабакларын эчкә, йомшакларын тышка калдырып бәйлиләр. Әзер себеркене җеп белән бәйләгәннән соң, тотарга уч табаны зурлыгында ара калдырып, балта белән тигезләп чабалар. Миллекне артык авыр бәйләмәгез, чөнки ул суга салгач – бер, парда тоткач ике тапкыр авырая. Әзер себеркене салкынча, җиләс урынга элеп киптерергә кирәк.

Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, сидек һәм тир бүлеп чыгара. Имән себеркесе антисептик, беркеткеч, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен файдалы. Аны августның икенче яртысыннан сентябрьгә кадәр әзерлиләр.

Юкә миллеге – барлык мунча себеркесенең патшасы. Ул сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы. Аны юкә чәчәк аткан вакытта җыялар.

Артыш себеркесе дезинфекция ясый һәм бактерияләргә каршы тора. Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев