Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Муен кыенлык тудырса...

Муен авырту проблемасы күпләргә таныш.

Җил тисә дә авырта, нерв киеренкелегеннән дә, башка сәбәпләр белән дә. Халык медицинасы бу уңайдан төрле киңәшләр бирә.
Җылыта торган компресс ясагыз: керән тамырын эре угычта уып, 2-3 аш кашыгы теләсә нинди май кушыгыз да барлыкка килгән ботканы марляга салып, авырткан урынга куегыз. Өстеннән целлофан белән урап, шарф чорнап куегыз. Компрессны 20 минут тотыгыз.

Икенче рецепт: балны аз гына “су мунчасы”нда җылытыгыз, аннары массаж хәрәкәтләре белән авырткан урынга ышкыгыз. Целлофан пленка куеп, шарф урагыз. Бер сәгатьтән компрессны алыгыз.

Өченче рецепт: торманың яртысын угычтан уып, аңа 3 аш кашыгы аракы һәм шуның кадәр үк үсемлек мае салып болгатыгыз. Катнашманы авырткан урынга сылап, өстенә целлофан пакет куегыз һәм җылы итеп ураныгыз. Компрессны ярты сәгать тотарга кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев