Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мордва Афонькәсендә балаларны “клёк” уйнарга өйрәтәләр

Мордва Афонькәсе урамында без бала вакытлардагы “клёк”ны уйнаучы балаларны күргәч гаҗәпкә калдым. Хәзерге заманда мондый хәл бик сирәк күренеш бит.

Кибеттән алган кар көрәгенең фанеры тизрәк тузсын гына: аның сабыннан кисеп алынган таяк тактага бастырылган клекны (бездә аны “мәрә” диләр иде) әллә кая очыра. “Көтүче” аны алып килеп урынына бастырганчы, син инде аткан таягыңны алып кайтып өлгердең дигән сүз. Аннан таякны тагын клекка - мәрәгә төбәп бәрәсең. Иң мөһиме – тигезергә... Без бала чакта шулай уйный идек. Әлбәттә, һәр авылда аның кагыйдәләре төрлечә булгандыр.

Баксаң, Мордва Афонькәсендә дә ул уенны уйнаганнар икән. Әнә пенсионер Геннадий Агеев аны оныкларына өйрәтә. Әле үзе дә берничә мәртәбә клекка таяк атты.

-Балалар гел телевизор, компьютер каршында гына утырмасыннар, дидем, Без уйнаган шушы уенны аларга өйрәттем: йөгерсеннәр, хәрәкәтләнсеннәр. Әнә күрәсезме ничек рәхәтләнеп уйныйлар, - ди бабай кеше Геннадий Иванович оныкларын күзәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев