Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әмирдә яңа һәйкәл-обелиск ачылачак

Быел Әмир авылында Җиңү көненә багышланган митинг аеруча истәлекле булачак: биредә искесе урынына куелган яңа һәйкәл – обелискны да ачмакчылар.

Авылда һәйкәлне көз көне үк урнаштырдылар, ләкин әле монда башкарасы эшләр бар. Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов әйтүенчә, бәйрәмгә кадәр аларны төгәлләргә тиешләр.

-Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл игелекле якташларыбыз - эшкуарлар Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар матди ярдәме белән яңартылды, - ди Рәфхать Габбас улы. – Форсаттан файдаланып, һәйкәлдәге исемлек тә яңартылды, тулыландырылды. Монда сугыштан кайтып вафат булучыларны да керттек. Сүз уңаеннан, Лашманда да фронтовиклар исемлеген яңартырга планлаштырабыз.

Бүген районның һәр  авылында диярлек  яу кырында ятып калган сугышчылар истәлегенә багышланган истәлекле урын бар.

-43 объектны: 18 һәйкәлне, 6 обелискны, 4 стела, 5 мемориаль тактаны (Шешминкада, Кармышта, Мордва Афонькәсендә, Чирмешәндә - Советлар Союзы Геройларына) һәм Геройлар Аллеясындагы 10 бюстны райондашларыбыз ел дәвамында игътибарсыз калдырмыйлар, - ди туган як тарихын өйрәнү музее директоры Алмаз Закиров. - Территорияләрен тәртипкә китереп, чистартып, ремонтлап торалар.

Узган гасырның 60 нчы елларында куелган һәйкәлләрнең күбесе бүген инде яңа төс алды. Соңгы елларда гына да Казанкада, Утыз Имәндә, Лашманда  һәм Яшәүчедә яңа һәйкәлләр төзелде.

-Төзекләндерү эшләрен бүгеннән башларга, һәйкәл территорияләрен чүп - чардан арындырырга кирәк. Бөек Җиңү бәйрәменә санаулы көннәр калды, шуңа күрә ремонт эшләрен дә соңгы көннәргә калдырмыйсы иде. Тиеш булса, исемлекләрне дә яңарту сорала, - ди Алмаз Закиров.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев