Әмирдә көлтә бәйләргә өйрәнгәннәр
Белеп торыгыз

Әмирдә көлтә бәйләргә өйрәнгәннәр

Әмир башлангыч мәктәбе укучыларын иген кырына экскурсиягә алып барганнар.

Биредә авыл китапханәсендә оештырылган “Хуҗабикә” түгәрәгенә йөрүче апалар аларны көлтә бәйләргә өйрәткәннәр.

-Балаларга мондый дәрес бик ошады, - ди авыл китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова. –Безнең максат -  яшь буынны авыл тарихы, әби-бабаларыбызның яшәү рәвеше белән таныштыру иде.

Фото архивтан 


Нет комментариев