Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Минтимер Шәймиев хәзер театрга йөри алмый

Татарстанның Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ни өчен хәзер театрга йөрмәвенең сәбәбен аңлатты. Бу хакта ул Камал театрының махсус проекты булган «Әле…» тапшыруында әйтте.

«Моның сәбәбе бар. Мин Сәкинә апагыздан башка беркая йөрми идем. Аның гомере мине көтеп узды», — диде Минтимер Шәймиев. Ул үзләренең Мөслимдә һәм Минзәләдә яшәгән вакытларын искә алды. Ул вакытларны Сәкинә ханымның рәхәт тормыш дип санавын искәртте.

«Без 57 ел бергә гомер иттек. Ничек кенә арып кайтсак та театрга килә идек. Үзем генә театрга барып утырырга аяк тартмый. Театрга килмәвемнең башка сәбәбе юк», — диде ул. Минтимер Шәймиев депутат буларак яки җитәкче булганда Мәскәүгә командировкага баргач та Малый театрга спектакльләргә йөргән чакларын искә алды. Театрны җан азыгы дип атады.

«Театрга барасы килә. Берүзең барып утыру да әллә ничек кенә. Әкренләп, кайсыдыр спектакльдән башлап, барырга кирәк инде. Теләгем бар», — диде ул.

Минтимер Шәймиев яшьрәк җитәкчеләрнең театрга бик йөрмәвен аларның вакытлары җитмәү дип фаразлады. «Тормыш барышы бик тыгызланды бит. Үз бизнесы белән шөгыльләнүчеләр вакыт табалмыйлар. Алар тормышка чат ябышкан», — диде ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

фото: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев