Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Миллион да – бүләк, машина да...

Булмый инде булмагач, лотерея уйнамагач... Озын-озак ялларда бик күпләр, танылган җыр сүзләрен үзгәртеп, әнә шулай дип көй сузды. Татарстанда яшәүчегә бәхет елмайды. Яңа ел иртәсендә телевидение каналларының берсендә туры эфирда барган тапшыруда иң зур бүләк - 250 миллион сум акча уйнаттылар. Җиңүченең кайдан булуын алып баручылар үзләре үк әйтте. Бәхетле...

Булмый инде булмагач, лотерея уйнамагач... Озын-озак ялларда бик күпләр, танылган җыр сүзләрен үзгәртеп, әнә шулай дип көй сузды. Татарстанда яшәүчегә бәхет елмайды. Яңа ел иртәсендә телевидение каналларының берсендә туры эфирда барган тапшыруда иң зур бүләк - 250 миллион сум акча уйнаттылар. Җиңүченең кайдан булуын алып баручылар үзләре үк әйтте.

Бәхетле кеше Татарстанда яши. "Кадерле дустым, мин сине котлыйм!" - диде алып баручы­ларның берсе саф татар телендә. Соңрак "Столото"ның рәсми сайтында чирек миллиард сум акча отучының исеме Әмир икәне дә билгеле булды. "Мин - гап-гади студент", - дип язып куйган үзен җиңүче дип таныштыручы. Хәер, әлеге мәгълүматны шунда ук шик астына алдылар. Бу кадәр зур суммада акча откан кеше үзе турында ачыктан-ачык язарга батырчылык итәр идеме? Ничек кенә булмасын, җиңүчене Мәскәүдә көтәләр. Бәйрәм лотореясы республикада яшәү­че тагын бер кешегә сөенеч китерде. Аның шәһәр читендәге йорт отуы билгеле булды. Бу уңайдан алып баручылар, республика халкы отышлы билетлар саны буенча рекорд куя, дип тә шаяртты. Узган ел ахырында гына республикада яшәүче берәүнең лотореяда биш миллион сум акча отуы турында билгеле булган иде.


Буада яшәүче Дмитрий Сидоровка (рәсемдә) исә тырыш хезмәте бәхет китергән. Районда эш алдынгыларын бүләкләгәннәр. Өр-яңа трактор һәм "Нива" машинасы үз хуҗаларын тапкан. Ә "Авангард" агрофирмасы комбайнчысы Дмитрий Сидоровка "БМВ-525" машинасы ачкычын тапшырганнар. "Агрофирмада 2011 елдан бирле эшлим. Урып-җыю барышында кырдан кайтып та кермибез диярлек, моңа да карамастан, эшемне бик яратам. Чәчүлекләрне химикатлар белән эшкәртүдә дә катнашам. Хезмәтемне югары бәяләгән­нәре өчен җитәк­челеккә зур рәхмәт. Мондый бүләккә бик нык сөендем", - ди комбайнчы. Бу - район тарихында иң зур бү­ләкләрнең берсе, ди Буада яшәү­челәр. Әлеге маркалы чит ил автомобиленең бәясе уртача 1 миллион ярым сумнан башлана.

Автор Эльвира Вәлиева.

http://vatantat.ru/index.php?pg=30

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан машина