Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мәхәббәт өлкәсендә феноменаль үзгәрешләр көтегез!

30 декабрьдә мәхәббәт планетасы Венера Меркурий һәм Плутон белән Кәҗәмөгез йолдызлыгында кушылачак, бу хәл парлар арасындагы мөнәсәбәтләргә мөһим үзгәрешләр кертәчәк. Кемдер мөнәсәбәтләренә нокта куячак, ә кемдер баш әйләнгеч “роман”га чумачак. Берәүләр гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытачак, икенчеләр кискен борылыш ясамакчы. Йолдызнамәнең өч билгесенә бу өлкәдә аеруча мөһим көннәр килә.

Кыз билгесендә туганнар яңа чагу мөнәсәбәтләр өчен көчле импульс алачак. Алар бәхетле хисләр диңгезендә йөзмәкче. Ялгыз Кызлар парын табачак! Кәнфитле-чәчәкле очрашулар, ресторан кебек урыннарга бару да булырга мөмкин, дип ышандыра йолдызлар.

Игезәкләр, сезне аяк астыгызга ташланган гөлләмәләр, шампан шәрабларын аттыру көтә! Башыгыз белән сөю диңгезенә чумудан курыкмагыз! Үзегезне яраттырыгыз, сокландырыгыз. Сөйгән ярыгыз белән араларыгыз җылыну финанс өлкәсенә дә уңай йогынты ясамакчы, дип вәгъдә итә йолдызлар. Ничек итептер, анысын алар гына белә...

Яңа туган Ай һәм мәхәббәт планеталарының кушылуы Кысланы никахлашуга этәрмәкче. Парлы Кыслаларның гаилә мөнәсәбәтләре яхшырачак, ялгызлар гаилә корырга мөмкин. Кулыгызга никах балдагы кигәнче матур очрашуларның барлык тәмен татып калыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев