Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Матур булу өчен кишер ашагыз!

Кыш көне тән тиресе корый, кайвакыт ярыла да башлый, бигрәк тә кул тиресе. Шуңа да кыш нәрсә ашаганыңа да игътибарлы булырга кирәк икән.

Аларның составында тән тиресен ныгыта, сыгылмалы итә торган матдәләр булырга тиеш.

Сәламәт тире өчен аксым, А, C, Е, В витаминнары омега-3 һәм омега-6 майлы кислоталар булу шарт. Күп итеп сыеклык эчәргә кирәк.

Иң яхшысы – гади су эчү.
Каротинга бай иң популяр продукт – кишер. А витаминыннан кала, аңарда антиоксидантлар бар. Алар тирене ирекле радикаллардан, һава шартларыннан саклый, чәч торышын яхшырта.

Рационыгызда тәрәч (треска) балыгы бавыры, башка диңгез продуктлары һәм майлы балык булсын. Тәрәч балыгы файдалы майлы кислоталарга һәм Д витаминына бик бай. Алар башка матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә, иммунитетка тәэсире зур. А витамины исә тән тиресе, тырнаклар сәламәтлеге өчен мөһим.

Авокадода Е витамины күп. Ул тән тиресен картаюдан салый. Аның составындагы олеин кислотасы тән тиресен дымлы тота, бит тирсендәге ялкынсынуларны киметә.

Брокколида тән тиресен картаюдан саклый торган антиоксидантлар бар.

Продуктлардан кала, салкын сезонда һава дымландыргыч кулланырга киңәш итә, чөнки үзәкләшкән җылыту системасы һаваны корыта.
Битегез һәм тәнегезгә майлы кремнар сылагыз. Бик кайнар су белән юынмагыз.
Каһвә эчмәскә тырышыгыз. Ул да организмны сусызландыра.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X