Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Машина алам дисәң, 1 миллионыңны әзерлә

    Тиздән Россия автосалоннарында бәясе 1 миллион сумнан да арзанрак булган машиналар калмаячак.

    Машина җитештерүчеләр, НДС арту сәбәпле, бәяләрне арттыра башлаган. Әйтик, бюджетлы саналган "Lada Vesta" белән "Hyundai Solaris" модельләренең бәяләре 1 миллион сумны узган.

    “Автостат” агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Cadillac" – 60-300 меңгә, Porsche – 186-648 меңгә, Hyundai – 8-65 меңгә, Mitsubishi – 20–64 меңгә, «АвтоВАЗ» – 15-25 меңгә, Citroen – 20-100 меңгә, Peugeot –20-80 меңгә, Renault – 15-38 меңгә, Lifan 30 мең сумга арткан.

    Экспертлар фикеренчә, бәяләрнең алга таба үсеше дәвам итәчәк. Ел нәтиҗәләре буенча, автомобильләрнең бәясе 7 процентка күтәреләчәк.

    https://pixabay.com

    http://zamansulyshy.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: