Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Мартның беренче атнасында Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк

    Өстәмә ял 8 мартны бәйрәм итү аркасында эш атнасының кыскаруы белән бәйле.

    (Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Мартның беренче атнасында Татарстан халкын тагын өч көнлек каникуллар көтә. Бу хакта бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көне булып тора. РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше нигезендә ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне ял көненә туры килгәндә, ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә», — диелә хәбәрдә.

    Реклама

    Шулай итеп, 7, 8 һәм 9 март ял көннәре булачак. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 февраль көнне бәйрәм итү уңаеннан республика халкы өч көн рәттән — 22 февральдән 24 февральгә кадәр ял итте.

    Татар-информ

    фото: архив редакции

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: