Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Маникюр ясату нәтиҗәсендә 13 яшьлек кызның бармакларын кисә язганнар

Үсмергә берничә тапкыр операция ясыйлар.

Вологда шәһәрендә 13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата. Шуннан соң аның бармак очларында көчле авырту барлыкка килә. Алар шешә һәм ялкынсыну башлана.

Табиблар кызның өч бармагында эренле инфекция таралуын ачыклый. Үсмергә берничә тапкыр операция ясыйлар. Алда мәктәп укучысын бик күп авыр процедуралар көтә. Табиблар әлегә инфекциянең нәтиҗәләрен фаразлый алмый.

Әлбәттә, салон җитәкчелеге бу мәсьәләне хокук саклау органнары катнашлыгыннан башка хәл итәргә тели. Зыян күргән гаиләгә процедураның бәясен кире кайтарырга, шулай ук дәвалануга киткән чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итәләр.

Шуңа карамастан, кызның әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң салон зыянны капларга омтылудан туктаган.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X