Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Малыңны урамга чыгарма

Агымдагы елда, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия һәм вазифаи затлардан билгеләнгән вәкилләр тарафыннан төзелгән 91 беркетмә буенча, гаеплеләргә 148 мең 500 сумлык штраф салынган. -Һәр авыл җирлеге башлыгы үз территориясендә җитешсезлек булганда тиешле затларны кисәтә. Ә инде халык бу кисәтүләргә колак салмаса, алар безгә мөрәҗәгать итә, - ди административ...

Агымдагы елда, район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия һәм вазифаи затлардан билгеләнгән вәкилләр тарафыннан төзелгән 91 беркетмә буенча, гаеплеләргә 148 мең 500 сумлык штраф салынган.

-Һәр авыл җирлеге башлыгы үз территориясендә җитешсезлек булганда тиешле затларны кисәтә. Ә инде халык бу кисәтүләргә колак салмаса, алар безгә мөрәҗәгать итә, - ди административ комиссия секретаре Зөлфия Әхмәтҗанова. - Комиссия закон буенча эш итә.
Соңгы айда комиссия Казанка һәм Лагерка авылларында булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга ике беркетмә төзелгән. Казанка авылы урамнары бераз чистарса да, бакча башларында, тыкрыкларда чүп үләннәре нык азган, монда чалгыга эш күп. Лагерка урамнарында тузылып ятучы төзелеш материаллары, чүп үләннәре бу авылны һич бизәми. Урамны пычратып йөрүче дуңгыз хуҗасына да җавап тотарга туры киләчәк.
28 июньнән урамда сату итү кагыйдәләрен бозучыларга да закон кырысланды. Сату кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга бернинди кисәтүләр дә ясалмый, 200 сумнан - 500 сумга кадәр штраф салына.
Вазифаи затларга штраф күләме 2000 сумнан - 5000 сумга, ә юридик затларга 20 меңнән - 50 мең сумга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык – үзебез өчен