Чирмешән район үзәк больницасына эшкә яшь табиблар кайтты
Сәламәтлек

Чирмешән район үзәк больницасына эшкә яшь табиблар кайтты

Районның сәламәтлек саклау тармагы дүрт яңа белгечкә баеды.

Чирмешән район үзәк больницасында сентябрь башыннан ике табиб эшкә кереште.

Айзирәк Мингатина участок табиб-терапевт Фото: heremshanskaya_crb

  • Хәзер Айзирәк Мингатина (Чирмешән) – поликлиниканың участок табиб-терапевты. Айзирәк Минсалих кызы Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Шулай итеп аның табиб булу хыялы туган авылында тормышка ашты.

Зилә Җиһаншина табиб-педиатр Фото: heremshanskaya_crb

  • Зилә Җиһаншина (Чирмешән) исә - табиб-педиатр. Зилә Марат кызы да белгечлеген Казан дәүләт медицина университетында алган.

камилә асылгәрәева поликлиника фельдшеры Фото: heremshanskaya_crb

  • Камилә Асылгәрәева (Лашман) Түбән Кама медицина колледжын тәмамлаган. Камилә Марат кызы хезмәт юлын поликлиника фельдшеры булып башлады.

Әлеге өч якташыбыз да районнан максатчан программа буенча укыганнар.

Ләйсирә Нургалиева Лагерка авылы фельдшеры Фото: heremshanskaya_crb

  • Ләйсирә Нургалиева (Чирмешән) - Лагерка фельдшер-акушерлык пунктының яңа фельдшеры. Ләйсирә Ислам кызы Бөгелмә медицина колледженда укыган.

-Яңа белгечләребезгә эшләрендә уңышлар телибез. Кадрлар составын тулыландыру буенча эшне дәвам иттерә. Безгә әле тагын табиблар: невролог, лор, эндокринолог кирәк, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев