Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лимонлап... юыгыз!

* Кухнядагы агач һәм пластик такталардагы тапларны лимон ярдәмендә бетерергә була. Моның өчен лимонны урталай бүлеп, суын такта өстенә агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк. Аннан инде, әлбәттә, чайкап куярга.

* Кер салып юа торган капчыкларны, савыт-саба юа торган машинада төрле вак-төякне (мәсәлән, баланың сөт эчә торган шешәсен) юу өчен дә лимон сутын кулланырга мөмкин. * Абажуры трикотаждан эшләнгән лампагыз бармы? Аңа кунган тузанны җыеп алу өчен кием-салым чистарта торган ролик бик җайлы.
* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек куптарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.
* Бакырдан эшләнгән әйберләрне чистарту өчен уксус, тоз, онны бер күләмдә алыгыз һәм йомшак чүпрәк ярдәмендә шушы әзер “ботка” белән бакыр савыт-сабаның өстен чистартыгыз. Су белән чайкагач, корытып сөртегез.
* Лимон суты агарткычны алыштыра ала. Кер юганда суга ярты чынаяк лимон суты кушарга кирәк.
* Банкага сеңгән ис бетмиме? Җылы суга бер чәй кашыгы горчица кушып юыгыз.

kiziltan.ru

Фото kiziltan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев