Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Үлгән кешене ярдырмыйча күмәргә ярыймы?

Тормыш булгач, үлеме дә була. Мәетне озатканда якыннарына мәшәкатьләр күбәя, әле соңгы вакытта бөтен мәетләрне дә ярдырырга дигән закон да чыкты. Бу тагын күпме проблема тудыра. Олыгаеп вафат булган кешеләргә моның кирәге юктыр, дип уйлыйм. Олыларны ярдырмыйча да җирләргә мөмкин икән, дигән сүз дә йөри. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Мөхтәррәмә әбиегез. Түбән Кәминкә.

Әлеге сорау уңаеннан без район нотариаль конторасы җитәкчесе Ландыш Фәсхетдиновага мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгечә җавап бирде: “Әйе, мондый сорау белән безгә килүчеләр күп. Өлкән кешеләр, исән вакытта, үлгәннән соң  үзләренең мәетләрен ярдырмауны сорап махсус бланкта гариза яза алалар. Әлеге гаризага кул куеп, аны нотариуста раслатырга, мөһер куйдырырга кирәк. Нотариуста расланмаган гариза юридик көчкә ия түгел. Әгәр кеше үз үлеме белән үлгән, ягъни криминал булмаса, кешенең мәете ярылмыйча гына җиргә иңдерелә. Үлемдә көч кулланылган билгеләр булган очракта бу гариза көчсез.”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев