Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ленинград блокадасы – күргәзмә экспонатларында

Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан туган як тарихы музеенда “Җиңү җиңел бирелмәде!” исеме астында күргәзмә эшли.

Стеллажларга музейда булган экспонатлар – сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе, блокада вакытында ленинградлыларга бирелгән  күләмдәге ипи кисәкләре дә урнаштырылган. Ул көннәрдә икмәкнең көнлек нормасы балаларга һәм олыларга – 125, заводларда эшләүчеләргә – 250, солдатларга – 300, ә морякларга 500 грамм булган.

Күргәзмәнең беренче кунаклары - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына мондагы истәлекләр белән танышканнан соң, Ленинград блокадасы турында документаль фильм да күрсәткәннәр. Билгеле,  кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар. Районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, прокуратура хезмәткәрләре дә күргәзмә белән танышырга өлгергәннәр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев