Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

“Ленин юлында“ газетасына язылу 3 сум 12 тиен торган

Без бу хакта язган идек 40 ел элек Кибеттән кайткач, акча һәм документлар салган бумажникның кесәмдә юклыгын белдем. Моңа бик борчылдым. Ләкин күп тә үтмәде, ишек каккан тавыш ишетелде. Ул колхозчы Е.Симухина булып чыкты. Минем бумажнигымны тапкан икән... Е. Логинов. Ульяновка авылы. "Ленин юлында", 1975, 19 ноябрь. Тукай исемендәге колхозда...

Без бу хакта язган идек

40 ел элек
Кибеттән кайткач, акча һәм документлар салган бумажникның кесәмдә юклыгын белдем. Моңа бик борчылдым. Ләкин күп тә үтмәде, ишек каккан тавыш ишетелде. Ул колхозчы Е.Симухина булып чыкты. Минем бумажнигымны тапкан икән...
Е. Логинов.
Ульяновка авылы.
"Ленин юлында", 1975, 19 ноябрь.
Тукай исемендәге колхозда - 3000 һәм Орджоникидзе исемендәге колхозда 5000 башка исәпләнгән дуңгызчылык комплекслары төзелеше төгәлләнеп килә.
"Ленин юлында", 1975, 21 ноябрь.
"Ленин юлында", "По Ленинскому пути" газеталарына еллык подписка 3 сум 12 тиен тора.
"Ленин юлында", 1975, 22 ноябрь.
12 декабрьдә пенсионер И.Марков Чирмешән урамында акча таба. Ул аны шунда ук район эчке эшләр бүлегенең табылдыклар өстәленә тапшырды.
"Ленин юлында", 1975, 17 декабрь.
35 ел элек
Безнең инде өч айдан бирле радиодан бер генә сүз дә ишеткәнебез юк шул. Радио чыбыклары өзелгән килеш күпме торыр - һич билгесез. Сәбәбен кемнән сорарга икән?
"Ленин юлында", 1980, 26 ноябрь.
"Победа" колхозы савучысы М.Сәүбанова октябрь аенда һәр сыердан 327 килограмм сөт савып, район савучылары ярышында беренче урынны яулады.
"Ленин юлында", 1980, 28 ноябрь.
"Октябрьнең 50 еллыгы" колхозы терлекчеләре көн саен дәүләткә 1860-1900 килограмм сөт озаталар.
"Ленин юлында", 1980, 19 декабрь.
30 ел элек
Газетада "Чирмешән ипие" исемле рейд материалында район икмәк пешерү комбинатында он эшләнмәләренең ассортименты ярлы, сыйфаты түбән булуы, халыкны пешкән ипи белән тәэмин итүдәге җитешсезлекләр тәнкыйть ителде.
"Ленин юлында", 1985, 27 ноябрь.
Унберенче бишъеллык чорында район хуҗалыклары 11 миллион 380 мең сумлык тракторлар, бөртек комбайннары, автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы алды.
"Ленин юлында", 1985, 30 ноябрь.
25 ел элек
16 ноябрьдә 10 сәгатьтә Бәркәтә авылында мәчет ачу тантанасы була.
"Ленин юлында", 1990,10 ноябрь.
Шушы көннәрдә генә район үзәгендә үткәрелгән рейд вакытында исерткеч эчемлекләр белән үз хуҗалыкларында эш итүче ике пенсионер хатын-кыз фаш ителде.
"Ленин юлында", 1990, 24 ноябрь.
Чирмешән районы хезмәткәрләре 1990 елның 27 ноябренә дәүләткә шикәр чөгендере сату буенча еллык планны үтәделәр. Хәзерләүләр пунктларына 54 мең тоннадан артык шикәр чималы озатылды.
"Ленин юлында", 1990, 1 декабрь.
Чирмешән сатып алучылырының сорауларын искә алып, Чирмешән коопунивермагында киләчәккә дефицит товарлар, кайту юнәлешенә карап, сәгать кичке биштән соң сатылачак.
"Ленин юлында", 1990, 5 декабрь.
"Райтопсбыт"та бүгенгесе көндә 2 мең 800 тонна ташкүмер һәм брикет запасы бар.
"Ленин юлында", 1990, 7 декабрь.
Ашлык кабул итү предприятиесенә быел җәмгысе 14 мең тонна ашлык тапшырылды.
"Ленин юлында", 1990, 7 декабрь.
Ленин исемендәге колхозда, авырлык белән булса да, төзелеш эшләре алып барыла. Әйтик, ике квартиралы ике өй төзелә. Колхоз идарәсе бу өйләрне яшь гаиләләргә бирергә ышандырды.
"Ленин юлында", 1990, 15 декабрь.
Район торак пунтларын газлаштыру буенча эшләр дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә Башкортстанның өченче механикалаштырылган идарәсеннән килгән бер бригада Лашман - Яңа Элмәле арасында 7 километр озынлыктагы трассада газүткәргечләрне эретеп ябыштыруга кереште.
"Ленин юлында", 1990, 15 декабрь.
Райзагс бүлеге районда быелның 11 аенда 305 бала туу турында таныклык тутырды. Былтыр бу сан 307 иде.
"Ленин юлында", 1990, 15 декабрь.
Чирмешәндә, Силантьев урамының уңъягында яшәүчеләр инде табигый газдан файдалана. Бүген урамның сул ягындагы йортларга да газ килә башлый.
"Ленин юлында", 1990, 12 декабрь.
Быелгы декабрь ае башка еллардагыдан да кырысрак: автозаправкалау станциясендә инде байтак вакыттан бирле бензинга һәм майга кытлык сизелә.
"Ленин юлында", 1990, 21 декабрь.
Районның үзенчәлекле ягы - аның нефть ятмалары. 1990 елда Чирмешән нефть һәм газ чыгару идарәсе төзелде.
"Ленин юлында", 1990, 26 декабрь.
Районда 51 торак пункт исәпләнә. Иң эре пунктлардан Чирмешән (4452 кеше), Лашман (1362 кеше), Бәркәтә (1083 кеше) авыллары санала. Ә 11 авылда яшәүчеләр саны 100 дән ким.
"Ленин юлында", 1990, 26 декабрь.
Әмир товарлыклы-сөтчелек фермасында әле октябрь аенда гына кирпечтән өр-яңа ферма салып кергәннәр. Сыерларны аппаратлар белән савалар, ә савып алынган продукция шунда ук пыяла көпшәләр аша сөт блогына механик рәвештә юл ала.
"Ленин юлында", 1990, 29 декабрь.
Хәбәрләрне Марат Гомәров "чүпләде".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ленин юлында район газетасына 85 ел