Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әлегә карбызны читләп үтсәк тә ярый

Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды. Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә. Белгечләр белдерүенчә, Русиядә карбыз сезоны сентябрьдә генә башлана. Ни өчен хәзер карбыз ашау куркыныч? Карбыздагы нитраттан...

Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды. Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә.

Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә. Белгечләр белдерүенчә, Русиядә карбыз сезоны сентябрьдә генә башлана.
Ни өчен хәзер карбыз ашау куркыныч? Карбыздагы нитраттан кеше агулана. Ул организмга җыелып, матдәләр алмашын боза. Ә даими рәвештә шундый агулы продуктлар куллану яман шеш авыруына китерергә мөмкин.
Карбызның сыйфатын тикшерә торган гади генә ысуллар да бар. Әйтик, кечкенә генә телемен кайнаган суга салырга. Әгәр су кызыл төскә буялса, димәк, монда нитратлар рөхсәт ителгәннән күпкә артык. Иренмәгез, карбызны ашый башлаганчы, тикшереп карагыз!
Чыганак: http://www.baltaci.ru/tt/hbrl/item/13627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нитрат карбыз