Лашманлылар арпалы булды
Әхәт һәм Сиринә Габдуллиннар ике капчык арпалы булдылар.
Район газетасына язылучылар арасында призлар уйнату Лашманда яшәүче бу гаилә өчен шундый сөенеч китерде.
-Сыер да, үгез дә асрыйбыз, фураж гел кирәк, - диләр Габдуллиннар. -Район газетасын ел да алдырабыз. Бүләк бирүчеләргә рәхмәт.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев