Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашманда “Жигули” белән бакча сукалыйлар

Әбүнәгыймовлар йорт һәм бакча тирәсендәге баш­ка эшләргә дә "Жи­гули" "җигәләр". Гаилә баш­­лыгы Илһам шушы җиңел машина двигателен урнаштырып мини-трактор ясаган. К-700 сыман биленнән дә борылучы техниканы узган кыш кар төрттереп, күршеләр бе­лән сынаганнар. Тәүге тәҗрибә уңышлы: машина йөрәкле бәләкәй трактор бураннарда ху­җаларыннан кар кө­рәкләрен сирәк тоттыр­ган. Дөрес, "Жигули" тәгәрмәчләре карда,...

Әбүнәгыймовлар йорт һәм бакча тирәсендәге баш­ка эшләргә дә "Жи­гули" "җигәләр". Гаилә баш­­лыгы Илһам шушы җиңел машина двигателен урнаштырып мини-трактор ясаган.

К-700 сыман биленнән дә борылучы техниканы узган кыш кар төрттереп, күршеләр бе­лән сынаганнар. Тәүге тәҗрибә уңышлы: машина йөрәкле бәләкәй трактор бураннарда ху­җаларыннан кар кө­рәкләрен сирәк тоттыр­ган. Дөрес, "Жигули" тәгәрмәчләре карда, бозда таймасын өчен аларга чылбырлар кидерергә туры килә.
Быел, аңа, өч төрәнле кечкенә сабан тагып, бакча сөргәннәр, 25-30 сантиметр тирәнлеккә батырып. "Эх" тә итмәгән ясалма трактор. 20 сутыйлы бакча сукалау өчен 10 литрлап бензин "ашаган" ул. Арба тагып бакчадан чөгендер, кабак ташырга да шәп техника булып чыга "Жигули".
-Энекәшнең иске "четверка"сы буш тора иде. Әрәм ята бит бу дип, аңардан трактор ясап карарга булдым. Иске машинаның двигателен, тапшырулар тартмасын, күчәрен сүтеп алдым. Аннан бер дустым раздаткасы белән "УАЗ" коробкасы бирде. "Җигули"ның тизлеген азайту, егәрлеген арттыру өчен ике коробка куярга кирәк иде, -ди Илһам Әбүнәгыймов.
Тракторның фаралары да бар. Руль механизмы УАЗныкы. Гидравлика системасы эшли, аңа майны НШ-10 насосы куа. Тракторның рамасын швеллерлардан ябыштырып җыйган оста.
Шушы техниканы авыл "кулибины" бер ел "әвәли". Нефтьчеләрдә эш­ләүче якташыбызның гаражында ул вакытларда ут соңга кадәр яна. Сүз уңаеннан, останың үзе ясаган башка кызык­лы конструкция­ләре дә бар. Квадрат торбалар бөгә торган җайланма ясап, ул теп­лица җыйган.
Казларга бәрәңге, чөгендерне дә аппарат аша чыгара йорт хуҗасы: иске кер юу машинасының моторына тоташтырылган пычак яшелчәләрне бик тиз тапый. Анысын да оста үзе ясаган. Тиздән тагын калай бөкләгеч "конвейердан" төшәргә тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман минитрактор